Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ведомости: Медведев төбәк башлыкларын алмаштырырга җыена


Ведомости газеты Мәскәү кирмәнендәге бер чыганак президент Дмитрий Медведевның бу елда 16, киләсе елда тагын 10 төбәк башлыгын алмаштырырга җыенуы турында белдерде дип яза.

Алар арасында беренче чиратта 2008-2009 елларда җитәкчелек мөддәте тәмамланучылар һәм Миңтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Юрий Лужков кебек җитәкчелектә күптәннән утыручылар булырга мөмкин диелә.

Ведомости язуынча, президент идарәсенең бер бүлегенә якын, исеме аталмаучы кеше яңа җитәкчеләр 55 яшьтән өлкән булмыячак, аларның көч структураларында эшләве хупланмый, кәсепчелек өлкәсендә һәм дәүләт хезмәтендә эшләүгә өстенлек бирелә, төбәк башлыклары урыннарына 24 намзәт исемлеге инде әзерләнгән дип белдергән.

XS
SM
MD
LG