Accessibility links

Татар-башкорт курае Пермьнән Казанга тартыла


Булат Шагалин Казанга курай моңын кайтарырга тели
Булат Шагалин Казанга курай моңын кайтарырга тели

Булат Шагалин кайчан да булса Казанга килеп татар сәхнәсен шаулатырга, аңа курай моңын да кайтарырга тели.

Булат Шагалин Пермь өлкәсендә яши. Ул Азатлык радиосы тыңлаучы. Ул радиога шалтыратып: “Мин үземне типтәр дип йөртәм. Пермь ягындагы Чайковски шәһәрендә яшим. Әтием башкорт, әнием татар. Татар мәдәнияте дип янып-көеп йөрим”, ди ул.

Булат Шагалин Сабантуйлары йолдызы. Әйтик, Пермьдәге ипподромда 28 июнь көнне төбәк Сабан туе узды. Аңарчы ул Пермь ягындагы 17 шәһәр яки районда да узган. Барда, Куяды, Көнгер, Пермь, Октябрьски, Осински, Суксу, Уя кебек татар-башкорт халкы яши торган районнарда милли бәйрәмнәр ясалган. Булат та берничәсендә булган.

Булат кайчанда булса Казанга килеп татар сәхнәсен шаулатырга, аңа курай моңын да кайтарырга тели.

“Татарстанда баргач, миңа аны бездә дә булган уен коралы, дип сөйләделәр. Тик аны Татарстан күтәреп алып үстермәгән. Менә Башкортстан күтәреп алып электән үк үстереп килә. Мин дә монда утызлап кешене курайда уйнарга өйрәттем. Укучыларым сәхнәдә чыгыш ясый. Уфага барып курай буенча укучылар да бар. Казанда да курай тавышы шаулатасы иде”, ди Булат.

Ә Марс Хәлимов Пермь якларында Сабантуенда башка якны кайгырта, ул спорт ярышларын оештыручы. Марс Пермь ягындагы Уя районында эшли. Шулай ук әле ул Көнгер, Барда, Октябрски кебек районнардагы егетләрне көрәшергә йөрәтә.

“Уя спорт залында түгәрәк алып барам. Мәкәтәптә дә эшлим. Безне Татарстандагы көрәшчеләр даими үз ярышларына чакырып тора. Кагыйдәләрне дә алардан өйрәндек”, ди ул.

XS
SM
MD
LG