Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык та килешми


Сергей Матвеев
Сергей Матвеев

“Лето-STOP” аквапаркында 14 яшьлек Сергей Матвеевның фаҗигале үлеменә баш инженер урынбасары Нияз Нотфуллин гаепле дип табылды.

Казан шәһәренең Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән баш инженер урынбасары 2 ел ябык яшәүлеккә (колония-поселение) ирегеннән мәхрүм ителде. Ул су суыру җиһазының кирәгеннән артык көч белән эшләвенә дә, бу торбаның авызын каплап торган һәм шул ук вакытта бассейнга төшү өчен булган баскычның ярты метрга читкә этеп куелуына гаепле дип табылды.
Гаепле дип табылган Нияз Нотфуллин мәхкәмә карарын тыныч кына тыңласа да, аны якларга дип килгән танышлары “бөтен җирдә ришвәтчелек” дип шау-шу тудырды. Бу хәл турында ишеткән гади халык арасында, ник Киров өлкәсеннән килгән яшүсмернең үлеменә бер инженерны гына гаепле дип тапканнар, баш инженер үзе дә җавап бирергә тиеш, дигән сүзләр йөри.
Медицина тикшерүе малай тончыгудан үлгән дигән нәтиҗә ясаганга, Нотфуллин үзе мәхкәмә вакытында гаепне коткаручылар өстенә аударырга тырышты. Нотфуллинны яклаучы адвокат аклау эшен алга таба да дәвам итергә уйлый.
Билгеле булганча, узган елның 2 июлендә Сергей Матвеев үзенең әти-әнисе белән Казандагы аквапаркка килгән иде. Ул шул көнне югалды. Бары тик 18 көннән соң гына аның мәетен су туплау урнында таптылар.
XS
SM
MD
LG