Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 7 полиция хезмәткәре, 15 талибан үтерелде


Әфган хакимиятләре белдерүенчә, яңа һөҗүмнәрдә 7 полиция хезмәткәре һәлак булган.

Көнчыгыштагы Пактия виләятендә читтән торып шартлатылган бомба полиция машинасын җимереп 4 хезмәткәрне үтергән.

Талибан сугышчылары көньяк-көнчыгыштагы Пактия виләятендә дә полиция кизүенә һөҗүм итеп 3 хезмәткәрне үтерде.

Әфган гаскәрләре НАТОның җир өсте һәм һава көчләре ярдамендә Газни виләятендә бу атна башында Талибан сугышчылары кулга төшергән бер районны кайтарып алды.

Ул чарада кимендә 15 Талибан сугышчысы үтерелгән диелә.

XS
SM
MD
LG