Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНК-ВР башлыгы Русиядән китте


ТНК-ВР Русия-Британия уртак ширкәте башлыгы Роберт Дадлей Русиядәге әлеге өченче иң зур нефть ширкәтенә контроль өчен барган көрәш нәтиҗәсендә Русиядән китәргә мәҗбүр булды.

Дадлей язма белдерүендә эш визасына бәйле билгесезлек һәм ширкәткә, шулай ук үзенә карата даими эзәрлекләүләр турында яза.

Дадлей ТНК-ВРны читтән торып идарә итәргә җыенуын белдерде.

Бу ширкәтнең хуҗалары - Британиянең ВР ширкәте һәт Русия миллиардерлары төркеме.

Русия ягындагы хиссә хуҗалары Дадлейны җитәкчелектән төшерергә тырыша. ВР моны Русиянең ТНК-ВРга контрольне үз кулына алу тырышлыгы дип бәяли.

XS
SM
MD
LG