Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгорода киләчәк дөнья төзелә


Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев премьер-министр Владимир Путинны Түбән Новгородта Италия архитекторы дизайны нигезендә бик зур төзелеш проекты белән таныштырды.

Бу проектта елга буе өлеше, яшел болыннар, торак йортлар, офислар һәм социаль өлкә дә каралган.

Бу җирләр үзе бер кечкенә дөнья сыман корылачак.

Андагы дөнья паркында Көньяк Америка, Европа, Африка һәм Австралия өлешләре булачак.

Проектның зур өлешен торак йортлар алып торачак.

Проект Түбән Новгородның борынгы һәм совет чоры өлешәренә кагылмыячак.

XS
SM
MD
LG