Accessibility links

Кайнар хәбәр

Крестьяннар чит илдән тәҗрибә туплый


Мәскәүдә утыручы түрәләр крестьяннарны тәҗрибә туплар өчен чит илгә мәҗбүри рәвештә җибәрергә җыена.

Татарстанның Актаныш районының “Эконом” күмәк хуҗалыгы икътисадчысы Илсур Шириев чит илгә барып йөргәнче монда чакырып, махсус өйрәтүләр үткәрү отышлырак булыр иде, ди.
“Минем уйлавымча, чит ил техникаларын монда алып кайтып, аларның белгечләрен дә чакырып өйрәтүләр ясалса, яхшырак булыр иде. Еракка барып чыгымнар ясап йөргәнче. Әлбәттә, күмәк хуҗалык рәисләренә читкә чыгып, белем, тәҗрибә арттырып кайту да зыян итмәс”, ди ул.
Бүгенге көндә Русия авыл хуҗалыгында булган проблемалар әлегә чит илләр турында уйларга мөмкинлек бирми. Мисал өчен, “Эконом”да кыскартулар нәтиҗәсендә берничә төрле һөнәрне бер үк кешегә башкарырга туры килә. Хезмәт хаклары да очны-очка ялгарлык кына.
Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы крестьяннарны чит илгә тәҗрибә тупларга җибәрү ягында. Бу эшне министр урынбасаралары үзләре контрольдә тота икән. Билгеле булганча, Татарстан Швеция, Германия, Англия, Канада белән авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек итә. Шулай ук чит илләрдән игенчелек, терлекчелеккә кирәкле техника да кайтарыла. Аларда эшли белсеннәр өчен аерым кешеләрне өйрәтергә чит илгә җибәрәләр икән. Әлегә бу сәяхәтләр гади сыер сауучыга яки беркая укымаган механизаторга тәтеми диләр. Күбесенчә югары белем турындагы таныклыгы булган, инглиз телен белгән белгечләр чит илгә җибәрелә, дип белдерә республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.
Авыл хуҗалыгы эшчеләре чит илләргә барып тәҗрибә алырга тиеш, ди Русия вице-премьеры Виктор Зубков. Ул бу сүзләрен СССР заманарын искә алып дәлилләргә тырышты. Зубков үзе авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче булганда эшчеләрен Швециягә, Италиягә, Израильгә, Бөекбританиягә җибәрә торган булган. Алар кире кайткач яхшырак эшли башладылар ди, ул.
XS
SM
MD
LG