Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда хәрбиләр 4 тыныч кешене үтергән


Әфганстанның көньягында халыкара хәрби көчләр 4 тыныч кешене үтерде һәм тагын 3 кешене яралады. Хәрби җитәкчелек хәбәр иткәнчә, солдатлар тыныч кешеләрнең машинасына тикшерү урынында туктамаганы өчен аткан булган. Хәрби көчләр ясаган белдерүдә бу хәлгә кызганыч белдерелә.
Ел башыннан Әфганстанда, халыкара һәм әфган көчләре гамәлләреннән 250 кеше үтерелгән иде. Бу саннарны БМО китерә. Талибларның һөҗүмнәре һәм террор гамәлләре нәтиҗәсендә дә шулай ук күп кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG