Accessibility links

Кайнар хәбәр

“ТНК-BP” башлыгы Дадлины прокуратурага чакырганнар


“ТНК-BP” ике илнең уртак нефть ширкәтенең матбугат хезмәте, җитәкче Роберт Дадлиның дүшәмбе 28 июлдә Мәскәү Үзәк бүлгесенең прокуратурасына чакыртылуын раслады. Ширкәт вәкилләре әйткәнчә, анда Дадлиның үзенең булуы мәҗбүри шарт түгел, шуңа күрә очрашуга аның вәкиле барырга мөмкин.

Прокуратурага чакыртылуның сәбәбе административ эш ачу мөмкинлегенә бәйле.
Тикшерүчеләр ширкәт хезмәт һәм миграция кануннарын бозган дип шикләнә. Берничә көн элек Роберт Дадли Русиядән киткән иде. Ул моны хезмәт визасын алу кыенлыклары белән аңлатты. ТНК-BP ширкәтенең Русия ягыннан җитәкчелеге Дадлиның вазыйфадан китүен таләп итә.
Алар, Дадли уртак ширкәттә Британ ягын гына кайгырта дип белдерә.
XS
SM
MD
LG