Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда каты иминлек чаралары кертелгән


Һиндстанда, үткән ике көндә булган шартлаулардан соң, каты иминлек чаралары кертелгән. Илдә ике шәһәрдә 46 кеше үтерелгән иде.
Әхмәдабад шәһәрендә шимбә көнне 16 шартлаткыч шартлады. Анда 45 кеше үлде, 160лап кеше яраланды. Бу террор гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өстенә киң танылмаган “һинд мөҗәхетдине” төркеме алды.
Террорчыларга ярдәм итүдә шикләнелеп берничә дистә кешенең кулга алынуы турында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG