Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Русьне чукындыруның 1020 еллыгы үтте


Украина башкаласының Киев Русендә чукыну йоласының 1020 еллыгына багышланган чаралар тәмамланып килә. Князь Владимир һәйкәле янында православ диненең ике рухание, Константинополь атакае Варфоломей I, Русия православ дине башлыгы, Мәскәү атакае Алексей II бергәләп дини йоланы үткәрде. Анда Украинаның православ чиркәве вәкилләре, шулай ук 15 чит илдән православ чиркәүнең руханилары да булды.
Князь Владимир 988 елда Христиан динен Русь өчен рәсми дин итеп сайлаган булган, дип санала.

Шул ук вакытта, Украина рәсмиләре, Мәскүдән бәйсез үз православ чиркәвен төзергә тәкъдим итә.

Ике атакайның бәйрәмчә дини укуларны бергәләп үткәргәннән соң, ике яклы очрашу үтте. Агентлыклар хәбәр иткәнчә, Мәскәү патриархатында бу очрашуга, Константинополь атакае Варфоломей I православ чиркәүдә арерылуга юл куймас дигән ометләр баглый.
XS
SM
MD
LG