Русия һәм Кытай рубль һәм юань акчаларын куллану өлкәләрен киңәйтергә җыена. Бу хакта Итар-Тасс агентлыгы хәбәр итте. Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Игорь Сечин, бүген Шанхайга эшлекле сәфәргә килде. Ул Кытайның Дәүләт Шурасы премьеры Вэн Цзябао һәм премьер урынбасары Ван Цишан белән очрашкан. Сечин, энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлекне башлап җибәргәннән соң, ике яклы банк хезмәтләрен үстерү ихтыяҗы да артты, дип белдерде.
Шанхайда булганда, Сечин эшмәкәрләр белән очрашкан, "Бритиш Петролиум" һәм "Синопек" кебек нефть ширкәтләренең җитештерү корылышларында булган, дип хәбәр итә Итар-Тасс.
Шанхайда булганда, Сечин эшмәкәрләр белән очрашкан, "Бритиш Петролиум" һәм "Синопек" кебек нефть ширкәтләренең җитештерү корылышларында булган, дип хәбәр итә Итар-Тасс.