Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт вәкилләре кулга алынган


Русия югары мәхкамәсе бинасы янында канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәтнең 7 активистын кулга алганнар. Хәрәкәт башлыгы Александр Белов һәм тагын 20 кеше элекке офицер Сергей Аракчеевны яклау максатыннан рөхсәт ителмәгән яклау чарасын үткәргән булган. Бүген Русия югары мәхкәмәсе Сергей Аракчеев һәм Евгений Худяковка карата чыгарылган хөкем карарына кассация шикаятен карарга тиеш. Үткән елның декабрендә Төньяк-Кавказ бүлге хәрби мәхкәмәсе шушы кешеләрне Чечняда 3 тыныч кешене үтерүдә гаепле дип тапты һәм аларга төрле мөтдәтле җәзалар бирде.
XS
SM
MD
LG