Моны Левада үзәге үткәргән сораштыру күрсәтте. Җавап бирүчеләрнең 78% бу өстәмә акчаларны пенсияләрне, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең эш хакларын, сәламәтлек саклау, арзан торак төзү кебек максатларга юнәлтелүен теләр иде.
Моңардан тыш, җавап бирүчеләрнең 36% - нефтедолларны фән һәм мәгарифне үстерүгә, 29% - бизнеска, 22% - армияне ныгытуга җибәрергә теләр иде.
Тышкы бурычларны түләүгә һәм акчаларны җыеп баруга бары 8% һәм 7% респондент кына яклау белдергән.
Бу сораштыруда 1600 кеше катнашкан, ул Русия төбәкләрендә 2008 елның июнь аенда үткәрелгән.