Accessibility links

Украина көнбатышында гадәттән тыш хәл кертелүе ихтимал


Украинаның иминлек һәм саклану шурасы, каты су басудан зыян күргән районнарда гадәттән тыш хәл кертергә дигән карар чыгарды. Бу карарны әле парламент расларга тиеш.

Су басудан 22 кеше үлгән, аларның 6-сы - балалар. Украина президенты, дистәләрчә мең кеше йортсыз һәм бертиенсез калды, дип әйтте. Су басудан килгән зыян йөзләрчә мең доллар белән исәпләнә.
XS
SM
MD
LG