Accessibility links

Бөтенказакъстан "Cабан туе - 2009" Сәмәйдә ясалачак


Алматы күренеше. Элеккеге Казакъстан башкаласы. Бу шәһәрдә дә сабан туйлары даими ясалып килә
Алматы күренеше. Элеккеге Казакъстан башкаласы. Бу шәһәрдә дә сабан туйлары даими ясалып килә

Быел бәйрәм 17 төбәктә ясалган. Бу турыда Казакъстандагы татар-башкорт милли-мәдәни үзәкләре берләшмәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов хәбәр итә.

Тәүфыйк Кәримов план буенча, 18 май һәм 13 июль аралыгында Казакъстанда милли җыеннар узуын әйтә. Астана, Алматы, Актау, Актүбә, Атырау, Караганда, Күкчәтау, Кустанай, Кызылорда, Павлодар, Петропавловски, Тараз, Талдыкурган, Җаек, Шимкәнт, Семәй һәм башка җирләрдә ясалган ул.

“Чараларны ясаганда җирле хакимиятләр, өлкә әкимнәре дә ярдәм итте”, ди Тәүфыйк Кәримов. Шулай ук ул аерым итеп Казакъстандагы Татарстан вәкиле Илдус Тархановка рәхмәт әйтә. Тарханов Җаек, Алматы, Павлодар, Астана һәм Петропавловски сабан туйларында катнашкан. Соңгысындагы бәйрәм бу илдәге җыеннар чиратын тәмамлаган. Петропавловскидә мондый бәйрәм егерме ел рәттән ясалган инде.

Петропавловскигә килгәндә, анда 1989 елдан бирле “Дуслык” атлы татар-башкорт үзәге эшләп килә. Шәһәр урнашкан Төньяк Казакъстан өлкәсендә 19 мең татар, 6 мең башкорт яшәве турында Казандагы татар конгрессы хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов хәбәр итә. Ул үзе дә бу бәйрәмдә катнашкан булган. Гайнетдинов Сабан туе бәйрәмен өлкә әкиме Сәрик Билалов ачуын әйтте.

Шунда ук икенче елга Бөтенказакъстан Cабан туен Сәмәйдә ясарга дип килешкәннәр. Шунда ук унынчы халыкра татар сәнгате фестивале «Иртыш моңнары» да узачак. Монысы 2009 елда. Ә узып киткән 2008 елга бәйләп Казакъстанда «Сабан туе-2008» атлы фильм, фотоальбом ясарга да җыеналар.

XS
SM
MD
LG