Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургалиевның Татарстанга рәсми сәфәре башланды


Казанга Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев килде. “Азатлык” хәбәрчесе әйткәнчә, Нургалиевның сәфәре барышында, милиция хезмәткәрләре өчен төзелгән торак йортларны, заманча миллиция бүлеген күрү һәм Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсенең ярты еллык эш нәтиҗәләрен караган җыелышта катнашуы планлаштырылган. Нургалиевны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм башка рәсми кешеләр озатып йөри.

Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Татарстан эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров белән дә аерым очрашыр дип көтелә.

Нургалиев һәм аның белән бергә килгән Юлдагы хәрәкәтнең иминлеген тәэмин итү Идарәсе башлыгы Кирьянов иртәгә Казанда буласы зур җыенда катнашачак. Чәршәмбе көнне Казанда Иделбуе федераль бүлгесенә кергән өлкә, республика башлыкларының очрашуы үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG