Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү канаты астында Хәбиров фиркадәге әгъзалыгын тергезмәкче


Башкортстан президентының элекке хакимият башлыгы Радий Хәбиров “Бердәм Русия” фиркасе бүлекчәсенең 8 июльдә узган сәяси шура утырышында әгъзалыктан чыгарылган иде.

Моны әгъзалык өчен тиешле акчаларын түләмәве һәм фирка эшчәнлегенә зыян салуы өчен дип аңлаттылар. Хәбировны кире фиркагә кайтару мәсьәләсен Мәскәүдә - әгъзалыкка кире кайтару комиссиясендә карый башлаган иделәр. Әлеге эш сентябрь үтәчәк утырышта хәл ителергә тиеш иде. Ләкин, көтмәгәндә, ул фирканең чираттан тыш узган генераль шурасы утырышында каралды.

Анда фирканең югары шурасы рәистәшләре: Мәскәү мэры Юрий Лужков, гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевлар һәм югары шураның башка әгъзалары катнашкан. Шура Хәбировны әгъзалыктан чыгару нигезсез дип тапкан. Аның коррупциягә каршы көрәш сылтавы белән сәяси сугышлар, шәхси мәнфәгатьләр корбаны булуы билгеләнгән. Тиздән югары шура махсус төркем оештырып Уфага җибәрәчәк.

“Бердәм Русия”нең Башкортстан бүлекчәсендә әлегә моңа комментарийлар бирмиләр. Шул ук вакытта “Хәбировчылык”ка каршы көрәш дәвам итә. Чираттагы корбан - дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров. Депутатлыкка сайланырга дәгъва итүчеләр үзләренең хөкем ителүләре турында мәгълүмат бирергә тиешләр. Андрей Назаров исә моны яшереп калган. Ул 90нчы елларда көчләү һәм хулиганлык өчен хөкем ителгән булган. Көчләү һәм хулиганлык, бәлки, вак мәсьәләдер, иң мөһиме - аның Хәбиров белән әшнәлеге ачыкланган.

Баксаң, Хәбиров һәм Назаров Әбҗәлилдә сәүдә йорты һәм автосалон, Салаватта базар, Стәрлетамакта “Авангард” заводларын кулга тљшергән булган. Дөрес, алар башка кеше исемнәренә язылган. Бу хилафлыклар өчен фирка бүлекчәсе депутатның мандатын алырга һәм фиркадән чыгарырга җыена.

Радий Хәбиров исә ашыгыч рәвештә әгъзалык өчен 15 000 сум күләмендәге бурычларын түләгән. Акча Үзәк саклык банкының Уфа бүлекчәсенә күчкән. Ул шул ук банкның Мәскәү бүлекчәсеннән күчерелгән.
XS
SM
MD
LG