Төркиянең Конституция мәхкәмәсенең 11 хакиме, 3 көн буе дәвам иткән сөйләшүләрдән соң, “Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасе”н тарату шикаятен кире кагарга булды. Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Тайеп Эрдоан җитәкләгән әлеге фирка конституциягә кертелгән дәүләтнең дөньяви принцибын бозуда гаепләнгән иде.
Конституция мәхкәмәсе башлыгы Һашим Кылыч ахыргы карарны кабул итү турында болай диде :
“Хакимнәрнең 6-сы фиркане тарату өчен тавыш бирде, 5 хакимнән 4се казна акчасыннан мәхрүм итүне яклады, берсе – тарату шикаятенә каршы чыкты, шуларны гомумиләштереп, фиркане таратмау, аңа соңгы елда казнадан бирелгән финанс ярдәмне бер елга яртылаш кисү карарын чыгардык“, дип белдерде.
Конституция мәхкәмәсе башлыгы,Һашим Кылыч бу акчалата җаза бирү карарын «Гаделлек һәм тәррәкыять» фиркасе өчен кисәтү буларак кабул ителергә тиешлеген билгеләп үтте.
Моңа кадәр, мәхкәмәгә сәяси фиркане ябу турында бирелгән шикаятьләр сәяси берләшмәләрне тарату карары белән тәмамлана иде. Бүген Конституция мәхкәмәсенең, фиркане ябу урынына, акчалата җаза бирү карары Төркиядә беренче тапкыр чыгарылды.
Сәяси фиркане ябу карарына альтернатив чишелеш буларак, финанс ярдәмнән мәхрүм итү җазасын бирү турындагы төзәтмә кануннарга 2002 елда кертелгән иде.