Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын эт чаба дип, бет чаба


Башка көннәрдән аерылып торган 8 августта Казанда 360 яшь пар язылышачак. Узган ел исә Казандa 07.07.2007 дә 260 пар теркәгән.

Диана белән Равил никахлашу өчен Казанга, кем әйткәндәй Мәскәү башыннан ук кайтачак. Алар икесе дә тумышлары белән Казанан. Югары белемне Русия башкаласында алганнар, шунда эшкә дә калганнар. Никахлары исә, Кол Шәриф мәчетендә булачак. “Бөтен туганнар Казанда торганга, аларны кунакка чакырыр өчен”, Казанга кайтып Кол Шәриф мәчетендә никах укытырга булдык, ди Диана. 3 сигезлек кергән өчен алар нәкъ шушы җомганы сайлаган. “Үзенчәлекле, гадәти булмаган көн бит ул”, ди Диана.
Кол Шәрифтә рекорд булачак
Кол Шәриф мәчетендә елның башка вакытында пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә уртача 10-лап яшь пар никахлашса, быелның 8 августында үзенә күрә бер рекорд булачак. 21 парга никах укырга җыеналар. Бу көн фотога төшерүчеләр, тантананы видеотасмага язучылар өчен дә иң төшемле көн булачак.
“Кирәкле кафе-рестораннарны да таба алмаска мөмкиннәр. Алар да Казанда чикләнмәгән дәрәҗәдә түгел. Кайбер яшь парлар кыйммәтсенә. Ул көннәрдә бигрәк кыйммәтләнгән дип тә сөйләшәләр”, ди Казан шәһәре ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Фәридә Гыйлемханова. Акча җитмәү аркасында 8 августта язылырга теләп тә ул ниятләреннән кире кайтканнар юк түгел, күрәсең.
Шулай да ЗАГС идарәсе Казанда язылышырга теләгән бөтен парларның теләген үтәгән кебек күренә. “Юк шул балалар, сезгә урын калмады дип беркемне дә борып җибәрмәдек. Мәсьәлән, безгә киләләр икән, аларга нәкъ сәгать бергә кирәк. Бездә ул вакыт буш түгел. Башка ЗАГСларга шалтыратып белешеп, Совет районнына, яки Яңа Савин районына барырга мөмкин дип тәкъдим иттек”,и ди Гыйлемханова.
Ниндидер һәлакәт көтелгән кебек
Быел Казанның Яңа Савин районында 67 пар язылышырга тиеш. Андагы ЗАГС башлыгы Людмила Миңлеәхмәтова 8 августны ниндидер һәлакәт, ягъни катастрофа буласы көнгә тиң ди. Иртәнге җидедән кичке унга кадәр булган вакытка бүленгән урыннар бетүгә карамастан, шалтыратып үтенеп елаучылар, хәтта янаучылар да бар икән. “Без теләүчеләрнең барсын да язар идек, әмма физик яктан мөмкин түгел”, ди ул. Узган ел исә, язылышучыларны теркәүче көне буе бер үк сүзне кабатлаудан һәм озак аяк өсте торганга көн азагына таба хәле бетеп ава да башлаган булган.
Теркәлүче парлар 100-гә артык
Быел, әйтеп узганыбызча, Казанда теркәлүчеләр узган елга караганда 100 парга артык булачак. Бу 360 яшь егет һәм шуның кадәр үк кыз арасында 18 парга бигрәк тә зур игътибар көтелә. Шәһәр хакимияте һәм ЗАГС идарәсе бу көн уңаеннан үзенә күрә бер чара да үткәрергә җыена. “Казан” милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда 8 августта берюлы 18 парны теркибез”, ди Фәридә Гыйлемханова. Мөгаен, бу көнне Татарстандагы телеканаллар үзләренең репортажларын нәкъ менә шушы мәйданнан “иң бәхетле парлар көне”, “аларга бәхет телибез” дип башлар.
Яшьләр дан-шөһрәткә дә өмет итә
Саннарның мәгънәсен ачыкларга тырышучы кайбер белгечләр дә бу көнгә зур әһәмият бирә. 08.08.2008 дәге саннарны бергә кушсаң 26 килеп чыга. Икегә алтыны кушсаң тагын 8 була. Ә бу сан гаилә корганнарга байлык, хакимлек, уңышлар һәм дан-шөһрәт китерәчәк икән. Узган ел 07.07.2007 вакытында Казанда беренче тапкыр никахлашучылар шау-шуы туган иде. Барсы да җиделек “бәхетле сан”дип гаилә корды.
Яртысына якыны аерылыша
Узган 2007 елда Татарстанда барлыгы 32800-гә якын гаилә корылган. Нәкъ шуның яртысы кадәре- 15400-дән артык гаилә таркалган. Бу хакта Татарстан статистика идарәсе белдерә. Русиянең кайбер шәһәрләрендә 07.07.2007 елда гаилә корганнарның 25% аерылган дигән хәбәрләр дә бар. Казан шәһәре ЗАГС идарәсе узган елның 7 июлендә язылышучылар арасыннан күпмесе аерылу турында мәгълүмат бирмәде. Фәридә Гыйлемханова да: “2007 елга гына карамый андый нәрсә. Аерылышулар дөньяда ел саен була торган гадәти хәл ул”, диде.
Алинә “2”лене үз итә
Тырнакта да пар балдаклар
Ә менә 2 август көнне кияүгә чыгачак Алинә булачак яраткан ире белән гомер буе бик бәхетле яшәргә өметләнә. Аныңча 2-ле саны аларга килешәчәк. Туйга берничә көн кала үк инде ул мәшәкатьләр кими төшсен дип тырнакларын рәтләтеп, берсенә хәтта пар балдакка кадәр үк төшереп куйган. Аның саннарга үз мөнәсәбәте. “Һәр кешенең үз саны булырга тиеш. Ул сан кешене үзе эзләп табарга, ә кеше сан артыннан куышмаска тиеш”, ди Алинә.
“Булачак тормыш иптәшем Рөстәм белән без моннан 3 ел элек 2 гыйнвар көнне танышкан идек. Аннан соң нәкъ ике ел элек, 2 август көнне без аның белән бергә ял итергә киттек”. Ә 8 август көнне булачак туйлар, никахларга аның үз карашы. “Минем уйлавымча бу эт чаба дип, бет чабу гына!”, ди Алинә.
XS
SM
MD
LG