Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайберәүләр өчен Олимпиада башланмыйча да тәмамланды


Русиянең җиңел атлетика спортчыларының алтысы җәйге Олимпия уеннарында катнашу хокукыннан мәхрүм булды. Бүген бу турыда карарны халыкара җиңел атлетика оешмасы (IAAF) хәбәр итте. Спортчыларның катнаша алмау сәбәбе – спортчыларның ДНК анализлары допинг тикшеренүләргә туры килми.

Спортчылар арасында милләттәшебез Гөлфия Хәнәфиева да бар. Гөлфия туп атуда алдынгылар рәтендә иде. Әйтергә кирәк, әлеге спортчылар уеннарда катмашмау сәбәпле, Русия күп кенә алдан өмет ителгән Олимпия бүләкләреннән коры калырга мөмкин. Чөнки Олимпия уеннарыннан читләштерелгән әлеге алты спортчы элекке уеннарда югары күрсәткечләр бирә иде.
XS
SM
MD
LG