Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич Һааг мәхкәмәсе каршында


Босния сербларының элекке сәяси җитәкчесе Радован Карадҗич бүген беренче тапкыр Һааг мәхкәмәсе каршына чыгарылды.

Карадҗич анда үз хокукларын үзен яклаячагын әйтте. 30 көн дәвамында ул аңа бирелгән гаепләрне өйрәнеп, ул гаепләрне танырга яки кире кагырга тиеш.

Чәршәмбе көнне Карадҗич Белградтан Һааг мәхкәмәсенә тапшырылган иде. Ул геноцид һәм 90нчы елларда Босниядәге башка җинаятьләр кылуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG