Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы тиешле ярдәм күрсәтелә алмый


Кабул - Әфганстандагы дөнья ярдәм оешмалары, илдә талибан режимы җимерелеп АКШ хәрбиләре урнашкан 2001 елдан бирле барган бәрелешләрнең соңгы вакытта шактый артуына басым ясады. Ярдәм оешмалары шулай ук арткан киеренкелек сәбәпле ярдәмгә мохтаҗ булган җирләргә кирәкле ярдәмне күрсәтә алмауларын белдерде.

Әфган һәм аның хөкүмәттән бәйсез эшләгән 100дән артык халыкара ярдәм оешмасы, бу ел гыйсянчы һөҗүм, шартлату һәм башка кан кыю очракларын узган ел белән чагыштырганда 50 % ка артуын телгә алды. Төркем, чыккан каршылыкларда быел булган 2500дән артык кешенең үлүен һәм шулардан мең кешенең гади халык булуын белдерде. Июль аенда гына үлгәннәр саны 260 кеше булган.

Ярдәм төркемнәре әлеге вазгыятькә бик тирән борчылу билдерүләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG