Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа галимнәре үз хокукларын яклый


Башкортстанда бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе тирәсендә тикшерү эшләре һаман булса дәвам итә.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, 20-21 май көннәрендә Башкортстанның эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелек бүлеге хезмәткәрләре Уфада танылган эшкуар Николай Швецовның йортында һәм эш урынында, шулай ук берничә галимнең фатирларында һәм эш урыннарында, берьюлы тентүләр оештырып, аларның компьютерларын һәм башка техник җиһазларын, “тыелган” дип исәпләнгән китапларны алып киткән иде.

Тентүләр үткәрелгән кешеләрне Башкортстандагы “Уфагуб” –“Уфа губернская” дигән бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә шикләнделәр. Шуннан соң тентүгә дучар ителгән шәхесләр бу гамәлләргә шикаять белдереп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Бер айдан артык вакыт үткәч, республика югары мәхкәмәсе Русия фәннәр академиясенең Уфа бүлеге галимнәре Кучумовны һәм Габдрафыйковны аклап карар чыгарды. 7 август көнне Башкортстан югары мәхкәмәсе Илдар Габдрафыйков эше буенча да үз карарын игүлан итәчәк.

Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, хокук саклау оешмалары республика хакимиятләренең тентүләр оештыру боерыгын үтәгән, ләкин тикшерүчеләр аларны гаепләрлек бер генә дәлил дә таба алмаган. Шуңа күрә хәзер һичьюгы аларны академиядәге эшләреннән чыгару өчен югары җитәкчелеккә күрсәтмә бирелгән.

“Бу турыда республика хөкүмәте рәисе Раил Сарбаевта аерым сүз булган”, ди Илдар Габдрафыйков.
Илдар Габдрафыйков үзенә булган басымны үзенең фәнни эшләренә бәйле булуын әйтә. “Ул эшләрдә мин республикадагы бүгенге катлаулы вәзгыятькә обектив бәя бирәм. Менә шул хакимиятләргә ошамый да инде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG