Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр саны кыскартыла


Башкортстанда түрәләр санын кыскартмакчылар. Ниятләр изге, әмма аның тормышка ашуы ничегрәк булыр, әлегә әйтүе кыен.

Һәрхәлдә, түрәләрне кыскарту турында 1 августтан Башкортстан президентының яңа фәрманы үз көченә керде.

Бу фәрманы белән Мортаза Рәхимов президент хакимияте структурасын камилләштерү һәм дәүләт хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләрен кыскарту максатын куюын ассызыклый.

Шушы фәрман нигезендә Башкортстан президенты хакимиятенә аның җитәкчесе, җәмәгать иминлеге шурасы сәркатибе, президент каршындагы дәүләт киңәшчеләре һәм ярдәмчеләре, президентның дәүләт җыелышы-корылтайдагы, конституция мәхкәмәсендәге вәкилләре, җәмәгать иминлеге шурасы аппараты, аның җитәкчесе, башка вазифалы кешеләр керә, дип билгеләнә.

Башкортстан президенты хакимиятенә моңа кадәр күптән түгел вазифасыннан бушатылган Радий Хәбиров җитәкчелек иткән иде. Президент хакимиятендәге кыскартуларны да асылда Радий Хәбиров куйган кешеләрдән котылу белән генә бәйләп аңлата бәйсез сәясәтчеләр.

Әле Радий Хәбировка карата республикада тикшерү дәвам итә. Һаман да аның нәтиҗәләренең игълан ителгәне юк. Шул ук вакытта Радий Хәбиров та тик ятмый. Ул да Башкортстан хакимиятләренең республикада диктаторлык идарәсе урнаштыруы һәм башка кырын гамәлләре турында бәян итә.

Радий Хәбировны “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге идарәсе июль аенда фирка әгъзалыгыннан чыгарган иде. Кайбер мәгълүмат чаралары фирканең Мәскәүдәге үзәк идарәсенең Радий Хәбировны, шушы чәршәмбедә, яңадан әгъзалыкка алулары хакында хәбәр итте. Ә Башкортстан ягы моны танымауларын белдерде. Шулай итеп каршылык дәвам итә.
XS
SM
MD
LG