Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда интернет ирекле


Пекин - Олимпия уеннары башланырга бер атна калганда, Кытай хакимияте тоткарлаган интернет сахифәләренә керү рөхсәт ителде.

Пекин хакимияте мәгьлүмат чараларына биргән вәгъдәсен үтәмиячәк дип фаразлана иде.

Пекин тоткарлаган интернет сәхифәләре арасында Кеше хокукларын күзәтү оешмасы һәм Amnesty International да бар иде.

Кытайда интернет сахифәләргә тоткарулар бетерелсә дә Фалун Гоңг кебек дини төркем сәхифәләренә әле кереп булмый.

Кытайлы рәсмиләр Олимпия уеннарын 2008 Пекинда уздыру хокукын яулагач та, интернеттагы чикләүләрне бетерергә вәгъда иткән иде. Ләкин узган көннәрдә Кытай читтән килгән мәгълүмат чараларына барлык сахифәләргә керү мөмкинчелеге бирелмәячәк. дип игълан иткән иде.


XS
SM
MD
LG