Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марста су табылган


Марска җибәрелгән “Phonix” галәм аппараты ярдәмендә Марс планетасында су булуы ачыкланды. Кызыл планетага утырганнан бирле, “Phonix” анда табылган боз катламын тикшерә иде. Галимнәр, Марста туң җирләр катламынын газлардан яисә суданмы барлыкка килүен тикшерә иде.

Тикшерү вакытында туң җирләр катламыннан алынган үрнәкләр апарат эчендә эреп суга әверелгән. Өйрәнүләрдә катнашкан галәм галимнәре табылган дәлилләрнең планетада сунын элек тә табигый формада ягъни сыек булуын ыспатларлык дәрәҗәдә булмавын белдерде.

Су булган очракта, Марста ниндидер тереклек бар дигән фикергә нигез булачак дип фаразлана иде.
XS
SM
MD
LG