Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Солженицын белән хушлашты


Мәскәү – Русиянең фәннәр академиясе бинасында язучы Александр Солженицын белән хушлашу мөрәсиме бара. Аны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше килде.

Танылган язучы, Нобель бүләге иясе, "Архипелаг Гулаг" һәм башка китаплар авторы дүшәмбегә каршы төндә 89 яшендә йөрәк авыруыннан вафат булды.

Заманында совет хакимиятенә каршы чыккан өчен илдән сөрелгән Солженицын, 1994 елда Русиягә кайткач үзенең какдими-милләтчел белдерүләре белән танылды.

Солженицын чәршәмбедә Мәскәүнең Донской зиратында җирләнәчәк.


XS
SM
MD
LG