Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсенең кечкенә шәһәрчекләрендә дә мәчетләр салына


Самар төбәгендә катнаш халык яшәгән шәһәрчекләрдә дә әкренләп мөселман гыйбәдәт ханәләре төзелеп килә.

Самардан ерак түгел Чапай шәһәрендә дә 100 кеше намаз укырлык бер катлы мәчет бинасы салынды. Чапай шәһәреннән кечерәк булган, хәрби аэродром урнашкан Бобровка бистәсендә дә безнең татарлар яши икән. Җиденче дистә белән баручы, заманында Әфган сугышында разведчик булып хезмәт иткән Рафаил Байсаров Бобровка бистәсендә мөселманнар өчен гыйбәдәтханә булдыру нияте белән янып йөри.

“Мәчеттә татарларны туплар өчен безгә Самардагы мәдрәсә тарафыннан, Диния идарәсеннән ярдәм кирәк. Атнасына бер мәртәбә җомга көнендә намазны җитәкләргә Самар Җәмигъ мәчетеннән мулла килсен иде. Әйе, беренче мәртәбә халык аз килер, икенче мәртәбә күбрәк, өченче мәртәбә тагын да күбрәк килерләр. Менә шунда инде халыкның ниятен белергә була. Халыкны туплап җибәрер өчен баштагы мәлне безгә чын мулла кирәк”, диде Рафаил Байсаров.
XS
SM
MD
LG