Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан юлларында үлүчеләр быел 45 кешегә кимегән


Республика юлларында дүшәмбе Апас районындагы кебек казага очраган автобуслар турында элек тә мәгълүматлар булды. Моның сәбәбе нәрсәдә? Видеокамералар белән күзәтү уңай тәэсир ясыймы?

Апас районында узган юл һәлакәтен Татарстанның юл иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә зур, авыр һәлакәткә кертмиләр, чөнки анда бер кеше дә үлмәгән.

Казан-Ульян юлында, Апас районында булган һәлакәтне кыскача итеп ЮХИДИ үзәгеннән икенче бер хезмәткәр Фәнил Мортазин болай аңлатты:

“Хайгер” автобусындагы йөртүчеләре Пермь өлкәсеннән. Алар 30 туристны утыртып Пермь-Адлер маршруты белән юлга чыккан була.”

Юл иминлеге идарәсе хезмәткәре Руслан Хасанов сәяхәтнең ни белән төгәлләнгәнен әйтте.

“Юл кагыйдәсенең 10.1 бүлеге бозыла, тиешле тизлекне алмыйча юл читенә чыгып киткәнлектән автобус ава. Нәтиҗәдә 9 кеше авыр җәрәхәт алды”, диде ул.

Әйткәнебезчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен бу шау-шулы һәлфкәт түгел. Алар безгә бу елның беренче көнендә Алабуга шәһәре тирәсендә булган һәлакәтне искә төшерделәр, анда 9 кеше үлгән иде. Шуңа охшаш зур юл һәлакәте 4 июльдә Казанда теркәлә. Бу очракта 5 кеше якты дөнья белән хушлаша.

Гадәттә юлдагы бәхетсезлекләр машина йөртүчеләрнең үзләренең гаебе белән була икән. Күп очракта алар куелган тизлекне арттырып кызу йөриләр, яки юл чатын узу кагыйдәсен бозалар, каршы юлга чыгып бер-берсен күрми калып бәреләләр һәм тагын руль артына исерек килеш утырып харап булалар, диләр республиканың ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Узган ел белән чагыштырсак, быел юл һәлакәтләр 3.5 % кимеде һәм 45 азрак кеше үлде, ди юл иминлеге идарәсеннән Руслан Хасанов.

Татарстандагы машина йөртүчеләр үзләренең замана техникасы күзенә эләккәнме, юкмы икәнне шулай ук www.rpolice.ru сайтына кереп, үзенең машина номерын, көнне-айны язып кагыйдә бозуын-бозмавын, шуңа бәйле штраф күләмендә белә ала. Без юри генә кайбер номерларны язып караган идек, штрафлар бар, күзгә күренгәне мең ярымлык иде.
XS
SM
MD
LG