Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куәтле илләр Ираннан җавап көтә


Тәһран – Килгән хәбәрләргә караганда, Иран атом програмы тирәсендәге низагны чишү максатында дөньяның куәтле илләренә үзенең җавабын тапшырган.

Иранның ярым-рәсми Фарс хәбәрләр идарәсе белдерүенчә, Иранның Брюсселдәге илчесе җавапны Европа Берлеге вәкилләренә тапшырган. Әммә аның эчтәлеге китерелми.

Британия, Германия, Кытай, Русия, Кушма Штатлар һәм Франция Иранга, уран баетуын туктатса, икътисади һәм сәяси ташламалар вәгъдә иткән иде. Баш тарткан очракта Вашингтон Тәһранга тагы да кырысрак чикләүләр белән яный. Дәүләт департаменты вәкиле Гонзало Галиегос бу кисәтүне бүген кабат ясады.

XS
SM
MD
LG