Мадрид – Испания мәхкәмәсе Тибет хокук яклау оешмаларының Кытай җитәкчеләрен кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләгән мөрәҗәгатен тикшерүгә алды.
Бу мөрәҗәгатьтә Кытайның 7 рәсмие, шул исәптән саклану һәм иминлек министрлары, Тибет халкын даими эзәрлекләүдә гаепләнә.
Тибет активистлары мәгълүматына караганда, март аенда булган протест чараларын бастыру вакытында 200дән артык кеше һәлак булган, 6 меңләп кеше хәбәрсез югалган.