Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия.ру мөхәррире Европада сәяси сыену сорамакчы



Назрань – Ингушетия.ру интернет сәхифәсенең баш мөхәррире Роза Мальсагова ике атна элек Русиядән киткән.

Бу турыда бүген сәхифәне вәкиллек итүче адвокат Калой Ахильгов хәбәр итте. Мальсагованың кайсы илдә икәнен ул әйтмәде.

Адвокат сүзләренчә, журналист ханым өч баласын алып илдән киткән һәм Европада сәяси сыену сорарга җыена.

Ингушетия рәсмиләре экстремистик материал таратуда гаепләп, сәхифәне ябырга тырыша. Рәсмиләр Мальсаговага җинаять эше ачкан.

XS
SM
MD
LG