Accessibility links

Кайнар хәбәр

Осама бин Ладенның элекке йөртүчесе террорчыларга булышлык итүдә гаепләнә




Гуантанамо – Кушма Штатларның хәрби трибуналы Осама бин Ладенның элекке йөртүчесен террорчыларга булышлык итүдә гаепләде.

Чыгышы белән Ямәннән булган Сәлим Һамдан өстеннән мәхкәмә Гуантанамо хәрби ныгытмасында бара.

Икенче дөня сугышыннан соң бу Америкада чит ил кешесе өстеннән беренче хәрби трибунал булды.

Гаепле дип табылган очракта Һамданга гомерлек төрмә яный. Хөкем соңрак игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG