Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучыны мәхкәмә көтә


“Башкортстанның кеше һәм ватандашлар хокуклары өчен” оешмасы җитәкчесе Рәис Дәүләткуҗинга мәхкәмә эше башланды.

Дәүләткуҗин узган ел Белореттагы кайбер криминаль эшкуарларның милиция белән бәйле булуы турында Русия президенты һәм генераль прокуратурага мөрәҗәгатьләр юллаган иде. Шуннан соң аңа телефон аша Белорет милициясенең коррупциягә бәйле фаш итү документлары тапшырырга телибез дип шалтыраткан булганнар.

Ул алар белән очрашуга баргач, Белореттан килгән милиция аны шәһәргә алып кайтып китеп тикшерү изоляторына япкан иде. Дәүләткуҗин акча таптыруда гаепләнә. Имеш, ул аерым кешеләрне фаш иткән документларны үзләренә сатмакчы булган. Хөкем ителүче боларны кире кага. Дәүләткуҗинның адвокаты Ирина Шерстнева җинаять эше башыннан азагына кадәр уйлап чыгарылган дип белдерде.

Дәүләткуҗинны акча таптыруда гаепләгән эшкуар Барцакин һәм гаепләнүче арасындагы телефон аша сөйләшү язмалары җинаять эшеннән юкка чыккан. Анда Барцакин Дәүләткуҗинга сабак укытырга ышандырган булган. Мәхкәмә ул язмаларны тикшергәнче 12 августка күчерелде.

XS
SM
MD
LG