Пекин – Американ президенты Джордж Буш Пекинга килде. Җомга көнне ул анда Олимпия уеннарын ачу тантанасында катнаша.
Кытайга килер алдыннан американ президенты Кытай җитәкчекләрен кеше хокуклары торышын яхшыртырга чакырды.
Таиланд башкаласы Банкокта чыгыш ясап, Буш Кытайда диссидентлар, хокук яклаучылар, дин әһелләренең эзәрлекләнүенә борчылу белдерде.
Кытай рәсмиләре Бушның бу сүзләренә, Кытайның эчке эшләренә тыкшынуга каршы булуын әйтте.