Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты киңәшчеләргә баеды


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның ике дәүләт киңәшчесе булачак.

Шушы хакта ул үзенең фәрманын имзалады. Элегрәк хәбәр ителүченчә, Мортаза Рәхимов яңарак Башкортстан президенты хакимияте корылышын үзгәртү турында бер фәрманын чыгарган иде инде. Әле имзаланган фәрман шуның дәвамы булып тора.

Элекке фәрманы белән Рәхимов әфәнде президент хакимияте структурасын камилләштерү һәм дәүләт хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләрен кыскарту максатын куйган иде. Ул кыскартуны бәйсез сәясәтчеләр Мортаза Рәхимов үз хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров куйган кешеләрдән котылу өчен оештыра, дип фаразлады.

Радий Хәбиров республикада үзен бик тәэсирле җитәкче итеп күрсәтте, сәясәт белән актив шөгыльләнде. Шуның аркасында “янды” да ул, дип белдерә аналитиклар. Хәзер Хәбиров әфәнде урынына әлегә кадәр Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Азамат Сәгыйтов тәгаенләнде. Радий Хәбиров белән “авызлары пешкәч”, республика хакимиятләре хәзер президент хакимияте башлыгы бары тик техник вазифаларны гына башкарачак дип белдерде.

Хәзерге фәрманы нигезендә Мортаза Рәхимов ике дәүләт киңәшчесе вазифасын булдыра. Хәер, аның берсе моңа кадәр дә булды инде. Фәүкать Кыдрасов киң мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр өчен җаваплы иде. Хәзер дә ул шушы вазифада калачак дип көтелә. Аңардан башка икенче бер дәүләт киңәшчесе җәмәгатьчелек оешмалары һәм фиркаләр белән бәйләнешләр өчен җаваплы булачак. Әлегә ул кәнәфигә кем утырачагы мәгълүм түгел.
XS
SM
MD
LG