Тифлис – Грузия президенты Михаил Саакашвили Русияне Грузиягә каршы, аның җирендә сугыш алып баруда гаепләде.
Бу турыда ул CNN телевидениесенә әйтте. Русиянең бүгенге гамәлләрен ул совет гаскәрләренең 1979 елда Әфганстанга керүе белән чагыштырды.
Саакашвили Русиянең 150 хәрби машинасының Көняк Осетиягә керүен һәм Грузия хәрбиләренең 2 Русия очкычын бәреп төшерүе турында әйтте.
Грузия президенты илдә "тулы мобилизация" игълан итте һәм меңләгән резервистны сафка басырга чакырды.
Русиянең саклану министрлыгы Көньяк Осетиядәге тынычлык саклау көчләренә ярдәмгә өстәмә гаскәр җибәрүен белдерде. Әммә гаскәрнең күләмен ачыкламады.
Министрлык белдерүенчә, бу гаскәрләр Көньяк Осетиядәге тынычлык саклау көчләрен һәм андагы Русия ватандашларын саклауда ярдәм итәчәк.
Моңа кадәр Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин Грузиянең хәрби гамәлләренә җавап бирү белән кисәткән иде.
Русиянең Көньяк Осетиядәге хәрби җитәкчесе Игорь Конашенков сүзләренчә, Грузиянең туплардан атуы нәтиҗәсендә 10 Русия хәрбие һәлак булган, тагын 30-ы җәрәхәтләр алган.
Бу хәбәр бәйсез чыганаклардан расланмаган.
Көньяк Осетиядә Русиянең 2500 тынычлык сакчысы урнашкан.