Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиада яңалыклары


Бүген Пекинда барган Олимпия уеннарында американ йөзүчесе Майкл Фелпс беренче алтын медальен яулады. 400 метрга катнаш йөзүдә ул дөнья рекордын яңартты. Фелпс бер Олимпиядада 8 алтын медаль яулаган беренче спортчы булырга хыяллана. 2004 елда Афен утыннарында ул 6 медаль яулаган иде.

400 метрга ирекле йөзүдә Көньяк Кореа спортчысы Парк Тае-Хван җиңде. Бу Көньяк Кореаның йөзүдә тарихта беренче алтын медалье булды.

Илләр арасында беренче урында әлегә Кытай җыелмасы бара. Кытай спортчылары ике көн эчендә инде 7 медаль яулады (5 алтын, 2 көмеш). Икенче урынга Көньяк Кореа чыкты –
5 медаль (3 алтын, 2 көмеш). Кушма Штатлар хәзер 3нче урында – 8 медаль (2 алтын, 2 көмеш, 4 бронза).

XS
SM
MD
LG