Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия җитәкчесе "сугыш халәте" игълан итте


Сухум – Грузиянең тагын бер сепаратист төбәге, Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш Грузия чигенә якын төбәкләрдә 10 көнгә "сугыш халәте" игълан итте.

Багапш республикада тулы мобилизация игълан итте һәм 1 мең хәрбиен Кондор тарлавыгына җибәрүен белдерде.

"Көньяк Осетия халкы алдында безнең үз йөкләмәләребез бар һәм без аларны үтибез. Бәлки кайбер Мәскәү килешүләрен бозабыздыр. Ләкин беренче булып без бозмадык. Үз максатыбызга ирешү өчен без моңа бардык" - диде Абхазия җитәкчесе.

Грузия рәсмияре Русиянең Абхазиягә өстәмә гаскәр кертүе турында хәбәр итә. Тифлис мәгълүматына каранда, бу төбәккә инде 4 меңләп Русия хәрбие китерелгән.

XS
SM
MD
LG