Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Көньяк Осетиядә утны туктатуын игълан итте


Тифлис – Грузия көчләре, президент Михаил Саакашвили карары белән, Көньяк Осетиядә утны туктатуын игълан итте.

Грузиянең тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү белән кичекмәстән сөйләшүләр башларга әзерлек белдерде. Тиешле мөрәҗәгать якшәмбедә Русиянең Тифлистагы консулына тапшырылган.

Грузия бар көчләрен низаг төбәгеннән чыгаруын һәм тыныч халык өчен һуманитар коридор булдыруын хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG