Accessibility links

Көньяк Осетия: дүртенче көн


Русия Абхазия тирәсендәге гаскәриләрнең санын арттырды. Русия хәрбиләре Абхазия чикләреннән чыгып Грузиягә эчкәрәк үтеп керде

Русия Абхазия тирәсендә гаскәрен үстерүен раслады
Грузия ягы, Русия хәрбиләренең Грузиянең Гори шәһәренә керүен хәбәр итте. Русия ягы бу хәбәрне кире какты.

Элегрәк, Русия саклану министрлыгы Русия гаскәрләренең Грузиягә Абхазия ягыннан эчкерәк үтеп керүе турындагы хәбәрне раслаган иде. Саклану министры, Сенакидагы хәрби чара, Грузиянең Көньяк Осетиягә яңа һөҗүмен кисәтү өчен кирәк булды, диде. Саклану министры шулай ук Абхазиядә гаскәрләрнең санын арттыру хәбәрен дә раслады.
Медведев : Цхинвал безнең кулда
Русия президенты Дмитрий Медведев, Русия хәрби көчләренең тынычлыкка күндерү чарасының зур өлешен инде башкаруы турында белдерде. “Интерфакс” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Медведев Цхинвал Русиянең тынычлык урнаштыру көчләре контроленә алынган, дип тә әйткән иде.
Медведев : «Русия осетин халкы, безнең ватандашларга каршы вәхшилекне мөмкин кадәр тизрәк туктатырга тырыша. Безнең барыбызның да максатыбыз, инде башланган һуманитар һәлакәтне бетерергә ярдәм итү”, диде.
Хәрби штаб Осетия чикләреннән чыкмаска вәгъдә итә
Русия хәрби штаб башлыгы урынбасары генерал-полковник Анатолий Наговицин бүген журналистлар белән очрашканда, Русия гаскәрләренең Көньяк Осетия чикләреннән чыгарга җыенмавы турында белдерде. Бу Русия өчен бик мөһим, диде ул.
Элегрәк Русия хәрбиләре, Тбилиси Көньяк Осетиядән гаскәрләрен чыгару турында белдерсә дә, үткән төндә аларның ныгытмаларына һөҗүмнәрен дәвам иттерүе турында белдерде. Грузия тышкы эшләр министры, үз чиратында, Русия хәрбиләренең Тифлис тирәсендәге җирләрне утка тотуы турында әйтте. Русия хәрбиләре бу хәбәрне кире какты.
Саакшвили Русияне хакимиятне алмаштырырга тырышуда гаепли
Грузия президенты Михал Саакшвили бүген Тбилисида үткәрелгән матбугат очрашуында Русияне, илдәге хөкүмәтне алмаштырырга җыенуында гаепләде. “Русиянең максаты анык. Бу - Грузинең җирләрен тартып алу гына түгел. Аларның максаты - Грузиядә хакимиятне алмаштыру», диде ул.
Бүген Русия федерация шурасы рәисе Сергей Миронов мондый белдерү ясады. “Грузиядәге режим һәм Саакашвили үзе дә, гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш. Минемчә, Грузияне хөкем итү өчен махсус халыкара трибунал оештырырга кирәк”.
Саакшвили Кушнер планы белән килешкән
Якшәмбе төнендә, Тбилисида булган Франция тышкы эшләр министры Кушнер, ике арада тынычлык урнаштыру планын тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, Грузия президенты Михаил Саакашвили Көньяк Осетия-Грузия низагын хәл итү турындагы Франция тәкъдим иткән планның күпчелек мәтдәләре белән килешкән. Документ атышларны туктатуны һәм Русия белән Грузия гаскәрләрен Көньяк Осетиядән читкә күчерүне күз алдында тота.
Франциянең тышкы эшләр министры Бернар Кушнер Мәскәүгә китеп, анда бу планны Русия җитәкчелегенә, президент Дмитрий Медведевка һәм хокүмәт башлыгы Владимир Путинга тәкъдим итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG