Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зур 7-лек Русияне тынычлык планын кабул итәргә чакыра


Зур 7-лек илләре Көньяк Осетиядәге низаг мәсьәләсендә Русиягә мөрәҗәгать белән чыкты. Анда Русияне утны туктату тәкъдимен кабул итәргә һәм Грузия белән Осетия арасындагы низагны хәл итүдә халыкара арадашчылык белән килешергә чакыралар.

АКШ Дәүләт Департаменты вәкиле, зур 7-лек илләре вәкилләренең низагны сөйләшүләр юлы белән хәл итү юлын яклап чыгуын хәбәр итте. Дөньяның алга киткән 7 иленең тышкы эшләр министрлары, Русияне Грузиянең чикләрен танырга чакырды һәм тыныч халыкның зыян күрүенә тирән борчылу белдерде.

Зур 7-лек тышкы эшләр министрлары Франция вәкиле Бернар Кушнерның тырышлыкларына да теләктәшлек күрсәтте.
Кушнер, иртәгә Мәскәүгә Франция президенты килеп, бу утны туктату планнын ахырга җиткерергә тырышып караячак, дип әйткән.
Чәршәмбе көнне, Көньяк Осетия тирәсендәге хәлне Европа Берлеге министрлары тикшерергә тиеш.
Иртәгә Мәскәүдә Франция президенты Николя Саркозины көтәләр. Ул Русия президенты Дмитрий Медведев белән Көняк Осетиядәге низагны чишү планы турынды сөйләшергә тиеш.

Европа комиссиясе Русияне Грузиядә барлык хәрби чараларны туктатырга чакырды. Европа комиссиясе Осетиядәге хәрби низагта зыян күргәннәргә 1 миллион евролык ярдәм күрсәтергә җыенуы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG