21-23 август көнне Сыктывкарда фин-угыр киносы көннәре узачак. Ул киләсе елда үтәчәк “Туйвеж”, ягъни “Кисешү” дигән сәнгать фестиваленә әзерлек уңаеннан оештырыла. Фин-угыр кино фестивале әлеге халыклар сәнгатенә кызыксындыру уятуны күздә тота.
Фин-угыр халыклары киносы көнендә Финляндия, Маҗарстан, Эстония режиссерларының иң яхшы фильмнары күрсәтеләчәк.
Алар арасында “Оскар”га тәкъдим ителгән фильмнар да бар. Жюрига да нәкъ шул фильмнар режиссерларын чакыру күздә тотыла.