Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров: "Безнең кемне дә булса вазифадан читләштерү турында бернинди планыбыз юк", дип белдерде. Лавров, АКШ дәүләт секретаре белән сөйләшкәндә "хәрби чараларны туктату өчен шарт итеп куймыйбыз, әмма Саакшивили башка безнең партнер була алмый, шуңа күрә Грузия президенты вазифадан китсә яхшырак булыр иде", дип әйтүен таныды. Әмма Лавров Русиянең хакимиятне алмаштырга җыенуы турында әйтүен кире какты.
Финляндия тышкы эшләр министры Александр Стубб һәм Сергей Лавров үткәргән уртак матбугат очрашуында, Русия вәкиле Мәскәү Грузия президенты Михаил Саакшвили белән башка сөйләшүләр алып бармаячак, дип белдерде. Үз чиратында, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасында рәислек итүче Финляндиянең рәсми вәкиле, оешма тарафыннан Грузия-Осетия низагы җирләрен контрольдә тотарга тәкъдим итте. Стубб якларны каты белдерүләрдән баш тартырга чакырды. Бүген Мәскәүгә Франция президенты Николя Саркозины көтәләр. Ул низагны хәл итү планы турында сөйләшүләр үткәрәчәк. Шушы план нигезендә үзара атышларны туктарга һәм Русия белән Грузия хәрбиләре Көньяк Осетиядән китәргә тиеш.