Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Грузия-Осетия низагыннан 100 меңләп кеше качып киткән


БМОның Качаклар эшләре агентлыгы, Грузиядәге хәрби низаг аркасында 100 мең тирәсе кешенең өйләреннән китәргә мәҗбүр булын белдерде. БМОның Качаклар эшләре комиссионеры, бу сан Русия һәм Грузия хакимиятләре биргән саннарга нигезләнеп чыгарылган, диде.

Саннарга караганда, 30 меңләп, Көньяк Осетия кешесе, Русиянең Төньяк Осетия төбәгендә сыенган. Тагын 12 меңләп өйләреннән киткән, әмма Осетиядә калган. Гори тирәсендә 56 меңләп качак башка җирләргә күчкән, дип белдерә оешма вәкилләре. Сугыш сәбәбле өйләреннән китәргә мәҗбүр булган кешеләргә ярдәм итү йозеннән БМОның Качаклар белән эшләү идарәсе 2 миллион доллар бүлеп бирде
XS
SM
MD
LG