Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадада Татарстан спортчылары ярыша башлый


Шушы арада Олимпия уеннарында Татарстан спортчылары катнашкан ярышлар үтәчәк. Атучы Василий Мосин 13 августта ярышса, шулай ук атучы Светлана Демина 14 августта көч сынашачак.

Шул ук көнне Татарстан спортчылары кергән волейбол ярышлары үтәргә тиеш.

Чаллыдан йөгерүче Гөлнара Самитова-Галкина һәм Түбән Камадан Екатерина Волкова катнашлыгындагы йөгереш 15 августка планлаштырылган.

Пекинда Русия исеменнән булган милләттәшебез Динара Сафина Олимпияда теннис ярышының өченче өлешенә чыккан.

Әлегә Русиянең 2 алтын медале бар.
XS
SM
MD
LG