Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават матәм көне сәбәпле концертын кичектерде


Көньяк Осетиядәге вакыйгалар белән бәйле матәм көне игълан ителде. Шунлыктан Казанда Салават концертлары да кичектерелде.

Русия президенты Дмитрий Медведев Көньяк Осетиядәге хәлләр белән бәйле рәвештә, 2008 елның 13 августын матәм көне дип игълан итү турында карар чыгарды. Һәлак булганнар өчен олы хәсрәт хисләрен белдереп һәм аларның туганнары, якыннарының кайгыларын уртаклашып Казанда да күп кенә мәдәни, күңел ачу чаралары кичектерелде.

Әйтик, һәр елдагыча, быел да мәдәни чаралар аз булган август аенда Салават Фәтхетдинов концертлары бара. Әмма чәршәмбе матәм көне булганлыктан, Салаватның да бу көндәге концерты 19 августка күчерелде. Кичен исә Камал театрына бизәнеп, ясанып килгән халык кире өенә кайтып китәргә мәҗбүр була.

Әйтергә кирәк, Салават матәм көне бәрәбәренә үз концертын гына корбан итеп калмыйча, Русия-Грузия низагында зыян күргән Казан егетләренә ярдәм күрсәтергә җыена.
XS
SM
MD
LG