Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә оныгы әбисен үтергән


Төмән өлкәсе Тубыл шәһәрендә татар карчыгы балта белән сугып үтерелгән. 83 яшьлек карчыкны оныгы үтергән, дип уйланыла.

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәрендә татар карчыгы балта белән сугып үтерелгән. 83 яшьлек карчык баш капкачына зыян килеп үлгән.

Әбисенә Ишимнән оныгы кунакка кайткан белән. Үзе белән ул урыс кызын да алып килгән. “Урыс кызы шундук мөселман карчыгына ошамаган. Ул татар оныгы бары тик үз милләте кызына гына өйләнергә тиеш дип санаган. Яшь кешенең сайлап тапкан кызы өчен лаеклы ялдагы ханым бик нык борчылган һәм түзә алмыйча оныгын үз телендә сүккән. Кыз бер сүзне дә аңламаган. Ә менә егет исә чынлап торып котырган. Кулына балта алып ул карчыкка үтерерлек итеп суккан. Аннары фатирдан дус кызын алып чыккан, ишекне ябып билгесез якка югалган”, дип яза Вслух.ру.

Әбинең улы, ягъни үтерүченең әтисе исә нидәндер шикләнеп әнисе янына килгән. Ишекне ачып кереп, ул үле гәүдә тапкан. Шиге шундук улына төшкән. Чөнки ул элек төрмәдә утырып чыккан кеше булган. “Тик онык әбисен үтерүне танырга теләми – туганнары каргышыннан курка”, дип хәбәр итә Вслух.ру.

XS
SM
MD
LG