Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово өлкәсендә интернеттагы тәнкыйть өчен җинаять эше кузгатылган


Кемерово өлкәсендә җирле "Cаклану" ("Оборона") оппозиция хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Соловьевка – интернеттагы белдерүләре өчен җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше инде 5 август көнне үк ачылса да, хәрәкәтнең матбугат үзәге аны бүген генә хәбәр итте.

Сишәмбе көнне Соловьевның фатирында тентүләр уздырылган. Ул нәфрәт тудыруда гаепләнә. Соловьев үз интернет көндәлегендә милиция һәм ФСБны тәнкыйтьләгән булган. Июль аенда Сыктывкардан Савва Терентьевка шундый ук гаепләүләр белдерелгән иде.


XS
SM
MD
LG